ЮНЬЛЕ’-БАШЛЫ с. 1. 1) к. юньле. Аннан да ерак авыл юктыр. Юньле-башлы юл да юк. Г.Гыйльманов

2) Рәтле, мәгънәле, эчтәлекле. Шул көннәрдә янына килеп чыккан Рәдиф дусты да юньле-башлы киңәш бирә алмады. Г.Гыйльманов

2. рәв. мәгъ. 1) Нәтиҗәле рәвештә, файдалы итеп. Әгәр ул гаскәрен берничә нөгәргә бүлмәсә, тауларындагы тарлавыкларга кергәч, юньле-башлы селкенә алмаячак. В.Имамов

2) Тиешенчә, тиешле дәрәҗәдә. Иртәдән дә юньле-башлы сөйләшмәде, тырт та пырт, койрыгын чәнчеп чыгып югалды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә