ЮНЬЛЕ с. 1. 1) Инсафлы, әйбәт, яхшы холыклы; мәрхәмәтле, рәхимле. Үги атасы да бик юньле кеше, үз кызы кебек күрә. А.Әхмәтгалиева. Әй улым, улым, бабаң үз гомерендә кешенең энәсенә дә кагылмады, әтиең дә бик юньле кеше. А.Хәйретдинова

2) Әйбәт, яхшы сыйфатлы, затлы. Балта остасының юньле балтасы булмас, чабата ясаучының юньле чабатасы булмас. Мәкаль . Башта бер тиенгә алып ашап карыйм, әйеме, аннан инде, юньле нәрсә булса, тагын алырмын. А.Фәләх

3) Тиешенчә булган, җитәрлек күләмдәге. Юньле печәне дә булмагач, күптәнге юллар да сакланмаган, сукмак та юк хәтта. А.Тимергалин

4) Мәгънәле, нәтиҗәле; әйбәт тәэсир калдыра торган, күңелгә ятышлы. Ләкин зиһене таркау, юньле бер генә фикер дә башына килми иде. А.Вергазов. Ә Ләйсән белән безнең тырт та пырт. Телдә бер юньле сүз, матур җөмлә юк. Гел үпкәләш тә кычкырыш... А.Гыймадиев

2. рәв. мәгъ. 1) Тәртипле, тәрбияле, тыныч, тиешле кагыйдәләрне бозмыйча. Соңга калсам, юньле утырыгыз... Ярамаган эшләрегез булмасын. К.Тинчурин

2) Тиешенчә, таләп ителгәнчә, яхшы, әйбәт итеп. Әгәр син монда юньле эшлисең килсә, безнең сәвит егетләре белән бер аяктан йөре, дидем. Г.Ибраһимов

3. и. мәгъ. Булдыклы, уңган кеше; акыллы, тәрбияле, тәртипле кеше. Юньлегә юнь чыга, юньсезгә йон чыга. Мәкаль

Юньле чакта (чагында) 1) Ул-бу булганчы. Сазлыкка кереп батканчы, юньле чакта «бизнестан» китәргә уйласа да, көн саен килеп торган акчага түзеп каршы килә алмаган эшмәкәр. Ватаным Татарстан; 2) Берәр начар нәрсә эшләгәнче, усаллыкка киткәнче. Син нәрсә, аңламыйсыңмы әллә? Юньле чакта күз алдыннан олак! Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә