ЮНЬ I и. 1. 1) cиp. Карау яки бару юнәлеше, тараф. Ул киткән юньгә озак карап торды

2) күч. Эш яки үз-үзеңне тоту рәвеше. Мин бит усал әйтмәдем, бары үзләре шаярганга гына ул юньгә киттем. Ш.Камал

3) күч. Тиешле тәртип; тәртиплелек, инсаф, рәт. Иле юкның җире юк, тормышының юне юк. Мәкаль. Моңа кадәр яшәвен юньгә салырга тырышып та, яшьлеге белән дә артык сизмәгәндер. М.Кәбиров. Әгәр дә илдә юнь, адәмдә им булса, шушы шигырь җимешләреннән милләтне сыйлы-хөрмәтле итәр иделәр. Ф.Яхин

4) күч. Хәл, рәт; мөмкинлек, чара. Җан биргәнгә юнь биргән. Мәкаль. Юнең, көнең үзең белән. Мәкаль. Бик үтә ачлык елларның берсендә, авылда хәер сорашып та тамак туйдырырга юнь калмагач, ул бер кешегә утырган да, Ходай юнь бирер әле дип, калага киткән. Г.Ибраһимов

5) күч. Файда, игелек. Икенче агаем Белорет ягында завод тирәсендә буталып йөри иде. Юнь чыгара алмагач, соңрак кире әйләнеп кайтты. М.Кәрим. Ул колга башына мендең ни дә, менмәдең ни, аңардан менүчегә ни файда да, карап торучыга ни юнь? Д.Булатова

6) күч. Көч, сәләт. Мәрхүм бай, моның картлыгына карап, җиңел эшләргә генә куша, берәр авыр эш тапшыра башласа: – Әй син, яшьтәш, кая, менә бу эшкә юнең җитәме, булмаса, башка берәрсен кушармын!.. – дип сүз башлый икән. Г.Ибраһимов

2. с. мәгъ. 1) Бар яктан да тәртиптә булган, бернинди кимчелексез, бер дигән. Үзем тыныч, гаҗәп тыныч, һични уйламыйм, әгәр йөрәкнең әкрен генә савып торуын сизмәсәм, бөтенләй юнь кеше мин. Ә.Еники

2) Уңай, әйбәт, яхшы. Юнь хәбәр җәяүләп, ә юньсезе очып килә, дигәндәй, Саматның язмышын бюро хәл итәчәк, дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Казан утлары

3) Уңайлы, җайлы, ипле. Моны сөйләргә шушыннан да юнь вакыт тапмадыңмы

3. рәв. мәгъ. 1) күч. Уңайлы, җайлы, ипле булып. Елы да бик юнь килде шул. Елы килгәч, кортлар да балны нык ташыдылар. А.Хәсәнов

2) күч. Вакытын туры китереп. Назыйфның комбайны ватылуы бик юнь килде. В.Гали

Юньгә дигән Кеше арасына чыкканда кия торган, кешелеккә кия торган, рәешкә кия торган. Түрдәрәк, яңа үтүкләнгән бер өем күлмәк-майкалар артында Хәмдия, тырышып-тырмашып, иренең юньгә дигән бердәнбер костюмын юеш щётка белән ышкып азаплана. И.Хәйруллин. Юньгә керү 1) Акыллылану, тәртиплеләнү . Кычыткан белән дә пешекләп карадылар, каеш чыбыркы да «ашаттылар», әмма юньгә кермәде, җитмәсә тәртә ватып чапкынлаучы айгыр кебек кызу канлы иде. Ф.Яхин. Тау урыныннан күчсә күчәр, юньсез юньгә кермәс, дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр дә инде. Кызыл таң; 2) Рәтләнү, кәеф күтәрелү; савыгу, сәламәтләнү. Яңа җиргә күчкәч, хәсрәтем онытылмасмы, юньгә кереп булмасмы, дип уйлады ул. Ә.Еники; 3) Яхшыру, әйбәт якка үзгәрү, җайга салыну. Соңгы елларда гына бераз юньгә керә башладык. Татар әдипләре. Юньгә килү к. юньгә керү. Җиде кат тиресе салынырлык итеп камчыласаң, иң чыгымчы ат та юньгә килә. В.Имамов. Юньгә китерү Тәртипкә салу, яхшыга үзгәртү, рәтләү. Әмма хатын-кыздан башка гына ил-йортыбызны юньгә китереп булмас шикелле. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә