ЮНЫШУ ф. 1) урт. юн. к. юну. Ул [Бәхтияр] картка кәрзин үрешә, чыбык юныша. Казан утлары 2) Юнып, һәртөрле нәрсәләр яки детальләр ясау; даими рәвештә нәрсәдер юну. Әйтик, Илһамның кызып-кызып юнышкан, нәрсәдер ясаган чагы, ә Айнур шахмат уйнарга тели. Ф.Садриев. Агач юнышу белән өчәр-дүртәр бүрәнәдән бура өлешләре пазлары алынып, бик җайлы гына итеп оештырылып, хәреф-саннар сугылып куелган иде. Р.Гаязетдин Юныша башлау Юнышырга тотыну Юнышып тору Әле, хәзерге вакытта юнышу; даими, гел юнышу Юнышып утыру сөйл. к. юнышып тору. Һади, әнисе алдында гаебен сизенеп, тын гына юнышып утыра. А.Гыйләҗев |