ЮНУ ф. Нинди дә булса каты нәрсәнең кырыен яки өстен телемнәр ясап телеп алу, шул юл белән ни дә булса ясау. Саргылт комташтан юнып ясалган кабер ташы кара туфрак өемендә күзгә бәрелеп тора. А.Тимергалин. Рашат, Луизаны бер кырыйгарак кагып, өстәл тартмасын ачты һәм аннан яргаланып, тузып беткән, пәке белән юнып ясалган өч тәгәрмәчле арба тартып чыгарды. А.Гыйләҗев

Юна төшү Тагын да бераз юну

Юнып алу Тиз-тиз генә бераз юну

Юнып ату Тиз-тиз, аннан-моннан юну. Бабасы бер шаккатсын – Шушы агачны Габделхәй Тиз генә юнып атсын!.. Г.Әпсәләмов

Юнып бетерү Тулысынча, ахырга кадәр юну. Урыны-урыны белән кабыкларын да юнып бетермәгәннәр, шаян бала-чага кызыл ләпек чәпәп чыккан шикелле буйдан-буйга шадраланып тора. В.Имамов

Юнып җибәрү Бераз, берникадәр юну. Кайры үзе дә көймә кебек озынча иде. Бары тик башын гына юнып җибәрергә кирәк. З.Хөснияр

Юнып йөрү Һаман, гел юну. Почмак саен рәсем ясап, агач юнып йөргәнче, институт бетер диюемнең файдасын күрәсең бит хәзер. Г.Каюмов

Юнып карау Юнырга тырышу; сынау өчен юну. Трубаларны кисеп карадылар, тишеп карадылар, юнып карадылар. Берсенә дә бирешми торган булып чыкты пыялаланган торба. Казан утлары

Юнып кую Алдан юну. Моңарга [егеткә] шоп-шома итеп ике агач юнып куйганнар. Әкият

Юнып тору Даими юну; һаман, һәрвакыт юну; хәзерге вакытта юну. Кәлимулла абзый миңа бүрәнәләрнең кайрысын, ботак-чатагын юнып торырга гына кушса да, остага карап мин дә бурарга өйрәндем һәм икеме, әллә өчме көн эчендә мунчаны өлгертеп тә куйдык. Әлмәт таңнары

Юнып утыру сөйл. к. юнып тору. Барый пәке белән кармак сабы юнып утыра иде, эшеннән аерылмый гына, дустына җавап кайтарды. А.Гыймадиев

Юнып чыгу Башыннан ахырына кадәр, һәрберсен бер-бер артлы юну. Аңа капкач тирәләрен балта белән юнып чыгарга кушыла. Кызыл таң

Юнып яту сөйл. к. юнып тору. Беркөнне Хәлим үз-үзенә аптырады: кулындагы агач кисентесеннән ниндидер кыз сынын юнып ята ласа ул! Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә