ЮНГШТУРМ и. нем. 1) тар. Германиядә XX гасырның 20 –30 нчы елларында фашизмга каршы көрәшүче коммунистик яшьләр оешмасы 2) күч. Коммунизм идеяләре өчен көрәшкә чыккан яшь кеше. Безнең исем – батыр юнгштурм, Яшь ударник, җитез коммунар. М.Җәлил 3) күч. XX гасырның 20 –30 нчы елларында комсомоллар кигән ярымхәрби стильдәге кием. Үзара исәнләшә торган арада залга юнгштурм костюмы – өстенә күн тужурка, аягына гетрлар кигән Фатих Хөсни килеп керде дә ишек төбендә тукталып калды. Казан утлары. Кап-кара сумала белән катырган көймәдә җитен чәчле, юнгштурм киемле Рәхми дигән журналист егет белән шигырь тирәсендә чуалучы Ишбай утырган. Казан утлары |