ЮНӘЮ I ф. сөйл. 1) Авырудан терелү, савыгу, сәламәтләнү

2) Рәтләнү, әйбәтләнү, яхшыру. Дәүләтнең кесә ягы бераз юнәйсә, яшь урманнарны күбрәк утырта башларлар. З.Мурсиев

Юнәеп килү Соңгы вакытта, бераз юнәя башлау

Юнәеп китү Юнәюгә таба бару. [Әби] Ү зенчә мәтрүшкәсен-ниен эчкәләп ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый. Ә.Еники

Юнәеп бару Акрынлап, аз-азлап юнәю. Рухи савыгып, юнәеп баруына куанып, аны тагын да үсендереп, юатасы килеп китте Әлфиснең. Казан утлары

Юнәя башлау Юнәюгә табан үзгәрү. Әкрен генә халыкның көнкүреше юнәя башлады, электр утлары кабынды, колхозчылар хезмәт көненә иген ала, күп булмаса да, акчасын да бирә башладылар. Өмет

Юнәя төшү Бераз юнәю; тагын да юнәю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә