ЮНӘТҮ ф. 1) Бозылганны төзәтү, ремонтлау, тәртипкә китерү. Карт исә рәхмәт йөзеннән я ава башлаган койманы торгызып китә, я сарай ишеген юнәтә. М.Яһудин. Яшь хуҗа, бер лабогрейка, бер иске комбайнны юнәтеп, ашлыкны түкми-чәчми җыеп алуга ирешә. Р.Зарипов 2) Тырышып кайдан булса да табу, табыштыру, булдыру, бар итү. Фәтхулла хәзрәт исә, вакытлы белешмә юнәтеп, Яңа Казан Физика лабораториясенә гади электрончы сыйфатында эшкә урнашты. А.Тимергалин. [Габдерәүф] Булган киемнәрен тәртипкә китереп, бераз күчтәнәчләр юнәтеп, туган авылына ашыкты. К.Кара 3) күч. Берәр эшне, мөнәсәбәтләрне рәтләү, җайга салу, холыксыз кешене җайлау. [Исмәгыйльгә кияүгә чыгарга] Риза булган булып, эшне чак юнәттем. М.Фәйзи Юнәтә башлау Юнәтергә керешү. Тора-бара ялгыз карчыкларның бәрәңге бакчасында эшләп, үзләренә дәфтәр, каләм ише уку әсбаплары юнәтә башлагач, Гөлмәрьям сөенеп туя алмады. Ф.Абдуллин Юнәтеп йөрү Әле, хәзерге вакытта юнәтү. Әнә ул алъяпкыч итәкләрен билбавына бөреп кыстырган да тавык-чебешләренә җим юнәтеп йөри. Г.Гыйльманов Юнәтеп кую Алдан юнәтү. Авыл кешеләре, Госман кайтканчы ук, итәк-чабуларын җыеп куйдылар: кем ишек-капкасына гомер булмаган келәсен элде, кем иске мылтыгын карап, юнәтеп куйды, яисә, бер дә булмаса, таяк-тәпәч әмәлләп, ишек катына урнаштырды... Г.Гыйльманов Юнәтеп тору Һәрвакыт, гел юнәтү. [Фәһметдин абый] Счетовод булып эшли башлаган, әнисенә ара-тирә такта чәен, шикәрен юнәтеп торган. В.Нуриев |