ЮНӘЛҮ I ф. 1) Билгеле бер юнәлешкә карап китү. Таймас, чирәмлекне кыйгачлап кистереп, олы юлга чыкты һәм, эре-эре атлап, Хутор урманына юнәлде. А.Тимергалин. Бу сүзләрдән соң 16 –17 яшьләрендә булган тракторчы Шәкүр, телеграф баганаларын маяк урнына кулланып, авылга табан юнәлеп китте. В.Ильясов 2) Күз, караш белән төбәлү, текәлү, йөзен билгеле якка бору, карату. Хәзрәт сәфәр догасына әзерләнде; Зөләйха абыстай биргән кечкенә мендәрне идәнгә салды да, үзе, --- кыйблага таба юнәлеп, шул мендәргә тезләнде. Г.Ибраһимов. Җир өстеннән күккә юнәлгән прожектор утлары, яктылык кайчылары булып, караңгылыкны телгәли башлады. Ф.Хуҗин 3) күч. Сүз, фикер, уй, вакыйга, эш-хәл билгеле, конкрет юнәлеш алу, игътибар мәгълүм нәрсәгә төбәлү. Шулвакытта ул, файдалы эшләргә юнәлеп һәм голүм вә мәгариф белән ләззәт алып, игелекле вә бәхетле буладыр. Г.Бубый. Чәрелди-чәрелди очкан акчарлакларга, яр кырында чөкердәшкән карлыгачларга карап тора-тора да онытылып китә, уйлары еракка-еракка, хыялый киләчәккә юнәлә. М.Хәбибуллин Юнәлә башлау Юнәлергә тотыну. Кол Гали кабат тоткыннар арбасына юнәлә башлагач кына, ниһаять, гүзәл Сәүлия дә күңелендәге хушлашу сүзләрен тезеп салды. В.Имамов |