ЮНӘЛТҮ ф. 1) Юнәлдерү ( 1, 3 мәгъ.). Малай, дулкынлануын басарга тырышып, чак кына аскарак төште дә яктылык көлтәсен мәгарә авызына юнәлтте. А.Тимергалин

2) Төбәү, текәү, карату. Ул [әнисе], карашын ерак офыкларга юнәлтеп, улына аңлатырга кереште. А.Хәлим

Юнәлтә башлау Юнәлтергә тотыну. XIV гасырның икенче яртысыннан Идел буе төрки шигърияте, үзенең позициясен активлаштыра төшеп, тормышның комик якларына да игътибар юнәлтә башлый. Н.Хисамов

Юнәлтә төшү Тагын да ныграк юнәлтү. Юбилее уңаеннан Радик Фәизовның иҗатына кабат күз салганда, мин аның хикәяче булуына игътибарымны юнәлтә төштем. Казан утлары

Юнәлтеп алу Кыска вакытлы, сирәк-сирәк юнәлтү. Кияү егетнең күңеленә ачкыч табарга теләгәндәй, әледән-әле аңарга үзенең ягымлы һәм җылы карашын юнәлтеп ала иде. Р.Мөхәммәдиев

Юнәлтеп кую Кинәт юнәлтү. Кызыклы итеп сөйләү сылтавы белән, этик-әхлакый мәсьәләләргә игътибар юнәлтеп куя. Р.Абдуллина

Юнәлтеп тору Һәрвакыт, гел юнәлтү. Язмышны бернинди канунга буйсынмаган гигант көч туктаусыз төрле якка борып юнәлтеп тора. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә