ЮНӘЛЕШЛЕ с. 1) Конкрет һәм даими юнәлеш белән бара торган. Юнәлешле хәрәкәт яки процесс булсын өчен, кайчакта аны барлыкка китерә яки туктата алырлык сәбәп булырга тиеш. Фәнни Татарстан 2) Билгеле бер юнәлеше булган, эчтәлеген билгеләгән. Әдәби-мәдәни юнәлешле, Чаллы халкы кич ял иткәндә укырга тиешле кушымта булганга күрә, аңа исемне «Чаллы кичләре» дип куйдым. З.Мифтахов. Татарстан Диния нәзарәтенең ТР Язучылар берлеге ярдәмендә оештырылган «Таян Аллага» исемле дини юнәлешле шигърият бәйгесенең нәтиҗәсе булды ул. Ислам – Татарлар һәм мөселманнар 3) Максатчан. Узган гасырның 70 – 80 нче елларында «Якты юл» колхозы специальләшеп, таналарны юнәлешле үстерү буенча уңышлы эшләде. Г.Мөхәммәтшин |