ЮНӘЛЕШ и. 1) Хәрәкәт иткән як, төбәп барган тараф. Кояшка, агач башларына, агач төпләренә карый. Әйе, болай барсаң – төньяк, болай барсаң – көньяк. Юк, ул адашмаган, дөрес юнәлеш белән бара. Г.Әпсәләмов 2) Йөзе белән карап торган, төбәлгән тараф. Шуны да әйтергә кирәк: югарыда телгә алынган мәчетнең кыйбла юнәлешен билгеләү безгә мөселман төзүчеләренең белем дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итәр иде, чөнки михрабны дөрес чыгару өчен, астрономик күзәтүләр һәм белемнәр дә кирәк. А.Тимергалин 3) Сүз, фикер, эшчәнлекнең үзенчәлекле ягы. Онытылган сүзләребезне кайтару – телне баетуда мөһим бер юнәлеш бит. А.Тимергалин. Хөкем утырышын үзе билгеләгән юнәлеш буенча көндезге өчкә кадәр алып барды да аннан соң бер сәгатьлек тәнәфес игълан итте. В.Имамов 4) Иҗтимагый хәрәкәттә аерым бер тенденция. Гомумән, француз мәгърифәтчеләренең нәфасәттәге карашлары социаль һәм сәяси юнәлеш тотуы белән характерлы. К.Гыйззәтов. Уральскида К.Мотыйгый редакторлыгында демократик юнәлештәге, татар телендә беренче айлык рәсемле сатирик журнал – «Уклар» чыга башлый. Казан утлары 5) Әдәбият-сәнгать өлкәсендә агым, төркем. Ш. Камал – совет әдәбиятында барыннан да бигрәк катлаулы чынбарлыкны тасвирлауда реализм юнәлешен үстерүе белән танылган әдип. К.Гыйззәтов. Р. Кутуй шигырьләрен һәм кайбер әсәрләрен футуризм юнәлешендә яза. Идел 6) лингв. Фигыльләрдә эш-хәлнең субъектка мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Татар телендә фигыльнең биш юнәлеш формасы бар: төп юнәлеш, төшем юнәлеше, кайтым юнәлеше, уртаклык юнәлеше, йөкләтү юнәлеше. Ф.Хисамова 7) хәрби Һөҗүмгә баручы гаскәрнең төп хәрәкәт итү сызыгы. Гомуми юнәлеш, иптәшләр, бер – Берлин. Г.Әпсәләмов. Кутузов Бородино бәрелешендә исән калган гаскәрен, Мәскәүдән чыккач, көньяк-көнбатыш юнәлешендә алып китеп, Тарутино каласы янында хәрби лагерь төзеп туктата. З.Зәйнуллин ◊ Юнәлеш алу 1) Нинди дә булса тарафка юнәлеп китеп бару. Күп тә узмады, вертолёт, пыр-пыр килеп, һавага күтәрелде. Студентлар килгән якка юнәлеш алып күздән югалды. А.Хәсәнов; 2) Эш билгеләнгән тәртиптә, билгеле эзлеклелектә бару. Югалган коралларны эзләү эше әлеге вакыйга нигезендә яңа юнәлеш алырга тиеш иде кебек. И.Хуҗин. Юнәлеш бирү 1) Бару юнәлешен билгеләү. Каек аларга [ташларга] бәрелеп челпәрәмә килә дигәндә генә, Савушка үзенең озын колгасы белән аңа икенче юнәлеш биреп өлгерә. Г.Әпсәләмов; 2) Билгеле бер максатка, карашларга юнәлтү; барышына йогынты ясау, тәэсир итү. Безнең бабаларыбыз, татарлар, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны битараф төстә күзәтүче булмаган, ә бәлки бу гөрелтеле вазгыятьнең үзәгендә кайнаган. Алай гына да түгел, аларга билгеле бер күләмдә юнәлеш биргән, еш кына хәрби хәрәкәтләрнең дилбегәсен үз кулында тоткан. В.Имамов. Юнәлеш килеше лингв. Татар телендә грамматик күрсәткече -га/-гә (-ка/-кә, -а/-ә) кушымчасы булган, эш-хәрәкәтнең юнәлешен белдереп килә торган өченче килеш. Җөмләдә фигыль яки башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәткә кереп, юнәлеш килеше урын, вакыт, сәбәп, максат мөнәсәбәтен белдерә, юнәлеш килешендәге исем еш кына бәйлекләр белән аныклана, тотрыклы сүзтезмәләр, тезмә сүзләр ясалышында катнаша. Ф.Хисамова |