ЮНӘЛДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. юнәлү I. Ходай Тәгалә үзе мине Бакалтай тарафларына юнәлдергән. Ә.Еники 2) Карату, текәү, төбәү. Шәмсүн күз карашын аслы-өсле киштәләрдә тезелеп куелган китапларга юнәлдерде. А.Вергазов. Ә инде алсу күлмәк дигәндә, аны рәссамнар гына яратмый, аны бит кояш үзе дә ярата – бөтен нурларын шул тарафка юнәлдерә. Казан утлары 3) Рухи яки иҗтимагый процессларга билгеле бер юнәлеш бирү. Гыйлем безгә хакыйкатьне таныта, бу [рәсем вә тасвир] фәннәр[е] аны безгә мәхәббәтле күрсәтәләр, аны иң ыспай вә иң камил шәкелдә ачалар вә шулай итеп безнең кальбләребезне камиллеккә таба юнәлдерәләр. Г.Бубый. Форма һәм гомумән телнең аваз ягы безне мәгънәгә юнәлдерә, мәгънәләрнең күрсәткече булып тора. Г.Алпаров Юнәлдерә башлау Юнәлдерергә керешү. Без бүген зур канәгатьлек хисе белән дәүләтнең авыл хезмәтчәннәренә, авылның инфраструктурасын һәм социаль тормышын үстерүгә зур игътибар юнәлдерә башлавын билгеләп үтәбез. Яңа тормыш Юнәлдерә төшү Тагын да күбрәк юнәлдерү Юнәлдереп тору Һәрвакыт, гел юнәлдерү. Безнең Чәшеле халкын ниндидер сихри көч саклап, изге эшләр кылырга юнәлдереп тора. Ватаным Татарстан |