ЮНӘЙТҮ II ф. 1) к. юнәтү ( 1 мәгъ.). Ул, үзе үк чыгып, «тагын берәр юнәйтәсе урын калмадымы микән?» дигән төсле, өй тирәсен әйләнгәләп, анысын-монысын тотып, капшап йөри башлады. Ә.Еники

2) диал. к. юнәтү ( 2 мәгъ.). [Мәрхәбә] Шулай юнәйтеп, дүрт тәрәзәгә бу пәрдәләрне корып җибәргәч, өйгә икенче төс үк кереп киткән кебек булды. Г.Ибраһимов. Шул елның августында Маһибәдәрнең ике абыйсы, ризык юнәйтү максаты белән, Ярославль өлкәсенә урман кисәргә чыгып китә. Яңа тормыш

Юнәйтеп җибәрү Бераз, берникадәр юнәйтү. Шуннан мин әйттем: әнкәй әйтә, дидем, өйдә ашарга юк, берәр нәрсә юнәйтеп җибәрсен дип әйтә, дидем. Г.Ибраһимов

Юнәйтеп калу Юнәйтергә өлгерү. Ичмасам, карт көнендә үзенең дә, карчыгының да өс-башын рәтләп, ашау-эчүләрен бераз юнәйтеп калыр иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә