ЮНАН и. гр. тар. 1) Хәзерге Төркиянең көньяк-көнбатыш яр буйларында яшәгән борынгы грек кабиләсе 2) иск. к. грек. Ләкин Аурупа халкы, гарәпләр кулында балигъ булган юнан вә руман гыйлемнәренә варис булдылар да, сабыйлыктан чыккан бу гыйлемнәрнең ысулы хакыйкыясын ачуда озак заманга мохтаҗ булмадылар, бәлки башкалар меңнәрчә елларда ирешмәгән нәрсәләргә болар ике йөз ел эчендә ирештеләр. Г.Бубый. Манас Кияү каласының көчәеп китүеннән, аннан ары юнаннарның һөҗүменнән курка. В.Имамов |