ЮМОРИ’СТИК с. 1) Юмор белән тасвирланган, сурәтләнгән, юмор белән язылган. Юмористик һәм сатирик әкиятләр белән мәзәкләр арасында охшашлык бик зур. Л.Җамалетдинов. Ул гади тормыш күренешләрен үткен каләме аша танымаслык итеп үзгәртә, төшенчәләрне көтелмәгәнчә, юмористик рухта яңгырата. Л.Минһаҗева

2) Юморлы нәфис әдәбиятка карый торган; шундый әсәрләр басылган. «Чаян» журналы – Казанда 1923 елдан башлап нәшер ителгән сатирик һәм юмористик журнал. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә