ЮМОРИСТ и. рус 1) Юмористик әсәрләр язучы әдип яки шундый әсәрләрне укучы сүз остасы. Ул елларда сәхнәләрне сатирик Гамил Афзал белән юморист Шәүкәт Галиев тотып тора. Р.Миңнуллин. Мин, юморист буларак, тамашачымны көлдерергә, азга гына булса да авыр уйларыннан арындырып торырга тиешмен. М.Кәбиров

2) сөйл. Юморга һәвәс кеше, мәзәкче. Мәхмүт ага искиткеч юморист иде, китапханә залыннан ул кузгалып чыгып китүгә, без аның артыннан чыгып, аны урап алып көлке тыңлый идек. М.Мәһдиев. Бу кадәр юморист икәнеңне белмәгән идем, малай. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә