Ю’МОР и. ингл. кит. 1) Үзара сөйләшкәндә, матур әдәбиятта һәм сәнгать әсәрләрендә чагылган, тормышта булган көлкеле, кызык нәрсәне күрә белү, шуны мәзәк итеп көлә белү сәләте. Монда [Туфан Миңнуллин иҗатында] җиңел, уйнак юмор, җитди көлү һәм сатирик үткенлек, лиризм һәм драматизм, фаҗига да үзара тыгыз аралашкан хәлдә яшиләр. А.Әхмәдуллин. Аларны тасвирлаганда, автор еш кына юмор, яратып көлү алымнарын куллана. Ф.Галимуллин

2) Юмористик стильдә язылган әсәр. Сурәтле сәнгатьнең сатира һәм юмор характерындагы үрнәкләре «Чаян» журналында басыла килде. К.Гыйззәтов. Хәер, Факил Әмәкнең юмор язу һәм бастыру мөмкинлеген беркем дә чикли алмый. М.Вәли-Барҗылы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә