ЮМАРТЛАНУ ф. 1) Юмартка әйләнү, юмарт булып китү. Җәй кояшы, юмартланып, Нурларын сибә җиргә. М.Яруллин. Ания, юмартланып, үз йортыннан да тәм-том ташый. Р.Габделхакова 2) Юмартлык күрсәтү. Ходай Тәгаләнең шушылай юмартланып сипкән җәннәт бакчалары да булса була икән! В.Имамов. Көндәше юккадыр, бердәнбер булуның нәүмиз бәхетеннән арыган Кояш төннәрен, юмартланып, нурын Айга бирә. М.Галиев Юмартлана бару Торган саен күбрәк юмартлану. Картая-картая, адәм баласы сүзгә юмартлана бара, күрәсең. С.Поварисов Юмартлана төшү Тагын да юмартлану. Сәрбиҗиһан, аның [малайның] икеләнүен күреп, тагын да юмартлана төште. Ф.Яруллин Юмартланып алу Берникадәр, берара юмартлану. Бер елны көз көне, Казанга солы сатарга чыгып китәр алдыннан, әти ничектер юмартланып алды. Казан утлары Юмартланып китү Кинәт юмартлану. Мин, юмартланып китеп, Миңнисага тагын да ниләрдер бирергә җыенганда – бүлдерделәр. Г.Бәширов |