ЮМАРТ с. фар. 1. 1) Булган байлыгын кызганмый торган, саран булмаган. Җәннәт – юмарт мөселманнарның йортыдыр. А.Тимергалин. Сихерле, тирән иде аның карашы, кеше җанын үтәли тишә ала торган сөрмәле күз бүләк иткән иде юмарт табигать бу егеткә. А.Гыйләҗев 2) Алда күрсәтелгән сыйфаты югары булган. Г. Камал театрының тамашачысы да башка театрларныкыннан аерылып тора: алар самими, хискә юмарт, рәхмәтле. Р.Вәлиев. Матур сүзгә юмарт, ягымлы кешеләр дә очрады. И.Туктар 3) Күп булган, мул, бай. Татар иле иккән юмарт иген. Л.Шагыйрьҗан. Рәхәтләнеп балык тотканнар, аучылык белән шөгыльләнгәннәр, шушы юмарт күл ярдәме белән көн иткәннәр. А.Хәсәнов. Иртәдән үләннәрне юмарт чыклар белән чылата да кыздыра башлый кояш, чыдарлык түгел. К.Кара 2. рәв. мәгъ. 1) Күпләп, мул итеп. Яз кояшы ярыйсы юмарт елмая, болай булса, озак көттермәс, кырлар да кардан арыныр. А.Әхмәтгалиева 2) Киң күңел күрсәтеп, саранланмыйча; --- карчык-корчыклар юнәткән ризыкларын юмарт бүлешәләр. А.Гыйләҗев 3. и. мәгъ. Кешедән бер әйберен дә жәлләмәгән, саран булмаган кеше. Юклык юмартның кулын бәйли. Мәкаль. Юмартның күләгәсе киң. Мәкаль |