ЮМАЛА’У ф. 1) Ягымлы, йомшак сүзләр әйтеп үгетләү, шул рәвешле күндерергә, ризалатырга тырышу. Көн саен берәр сәгать аның белән азапланалар, ахырда көчкә, алай итеп, болай итеп, алдалап, юмалап, барырга күндерәләр иде. Г.Рәхим. Болай оста юмалауга каршы торып булмый, кулдан килсә-килмәсә дә тотынырга туры килә. С.Сабиров

2) Кемне дә булса ялган мактау сүзләре белән алдап, хәйләләп кызыктыру, үз ягына аудару. Ә Сәләмә – хәсрәт бәндә ул, беркатлы, аны алдалау, юмалау озак вакытны сорамый. Р.Сибат

3) Юату, тынычландыру. Уйнатып та, куркытып та, юмалап та карый, ләкин бала тынычланмый. Р.Батулла. – Чү! Кызма әле син, туган, – диде Иннокентий, аны юмалап. З.Мәхмүди

Юмалап бетерү Бик нык, бөтен белгән ысулларын да кулланып юмалау, килешкәнче юмалау. Ничек итеп кенә юмалап бетермәдем, бер кашык та ботка капмадылар. Ватаным Татарстан

Юмалап кую Алдан яки кыска һәм тиз генә юмалау. Бик оста юмалап куйдыгыз әле сез, Айдар Дамирович! Безнең гәҗит

Юмалап чыгу Барысын да, һәрберсен берәм-берәм юмалау

Юмалап тору Һәрвакыт, гел юмалау; әле, хәзерге вакытта юмалау. Аларны [балаларны] машинадан көчкә тартып төшерәләр дә этә-төртә ишектән эчкә кертеп җибәрәләр, юатып, юмалап торырга вакыт калмаган, әти-әниләренең эшкә йөгерәсе бар. Мәгариф һәм Гаилә һәм мәктәп

Юмалый башлау Юмаларга тотыну. Тегеләр аны үзләренчә юмалый башладылар, – дип сөйли бирде Сабир Кәшфиевич. Ф.Яхин

Юмалый бирү Һаман да юмалавын дәвам итү

Юмалый төшү Бераз юмалау; тагын да ныграк юмалау. – Беләсең ич, Гыйният җаным, синең өчен янган утка керергә торуларымны. – Бу юлы йомшаграк, хәтта беркадәр юмалый төшебрәк тезде Хәмдия. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә