ЮМАЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. юмалау. Айдар үзенең Казан дошманы булуын белдереп, Казанны алуы илә Иванны котлады исә дә, аның бу юмаланулары Иванны йомшартмады. Һ.Атласи

2) Иркәләнү. – Әбекәем, бәгырем, – диде, балаларча юмаланып, – без кайтуга өй җылы булыр бит? Ә.Еники

3) Юану, нәрсә белән булса да мавыгу. --- транзистордан талгын музыка моңы агылды, һәм алар [егет белән кыз], әнә шул футлярларына юмаланган хәлдә, төнге Идел өстендә көймәдә тибрәлгән бүтән җаннар турында татлы да, ачы да уйларга чумдылар... Казан утлары

Юмалана бирү Юмалануын һаман дәвам итү

Юмалана төшү Бераз юмалану; тагын да ныграк юмалану. – Чәй янына әле, бәлкем, берәр җылы аш та булыр, ә, әбекәем? – диде Рәшидә, тагы да юмалана төшеп, һәм Зөфәргә хәйләкәр генә күз кысып куйды. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә