ЮМАКАЙЛАНУ ф. Юмакайлык, ялагайлык күрсәтү; юмалау. Карчык-корчыкка исле сабын, гатырша мае, яулык ише нәрсәләр өләште, дип сөйләгәннәр. Юмакайлана, ярарга тырыша, ди. А.Тимергалин

Юмакайланып алу Бераз, берникадәр юмакайлану. Әмма бу – хөкүмәтнең билгеле сәяси вакыйгалар алдыннан һәм үзе өлешеннән мәхрүм ителгән гражданнары алдында бераз юмакайланып алу гамәленә генә охшаган. Татарстан яшьләре

Юмакайланып йөрү Һаман, һәрвакыт юмакайлану. Тотынырга бер терәк тә юк ич янәшәдә! Күзләрен яшереп, тирәңдә юмакайланып йөргән бәндәләр-шәүләләр генә ич бары... Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә