ЮМАКАЙ с. 1. 1) Ягымлы, йомшак, юмалый торган. Идел буе Болгары ханы Алмас, хәлифәнең юмакай сүзләренә алданып, ислам динен кабул итә. Әйе, хәйләкәр хәлифә аңа тау-тау алтын вәгъдә итә. М.Хәбибуллин

2) Сүз белән юмалап күндерергә оста булган, кемгәдер ярарга тырышып сөйли белгән, ялган нәзакәт күрсәткән, ялагай, ярамсак. Юмакай чибәр кыз бер алдыңа төшәр, бер янга килер, Көйләр сине, йомышы төшкән – эше бар. Ш.Галиев

3) Ялагайлану белдергән, ясалма. Бераз колак салып торуга, үгет биргән сыман сөйләүче юмакай тавышны да таныды – бу, әлбәттә, җәдитчеләр «аксакалы» Госманхуҗа иде. Т.Әйди. Ул тулы тыгыз битле, таза иңле, юмакай ягымлылыгы белән яктырып торган чырайлы. Х.Камалов

2. и. мәгъ. Юма телле кеше, ялагай. Карап торышка бик күндәм һәм беркатлы кебек тоелса да, ятимә кыз инде кемнең кем икәнен аера, юмакайларның агентына бирешми, мәкерле тәкъдимне шундук кире кага. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә