ЮМА с. к. юмакай. Бу карт дөя һичшиксез егылачак, озакламый егылачак. Егылган кара нарны хуҗасы кыйнап та карар, юма сүзләр дә әйтер. Ләкин дөя тормаячак. Р.Батулла

Юма тел Юмаларга оста булган, йомшак, ягымлы сөйләшә торган кеше. Түрфәндә чыркылдап көлеп җибәрде. – Сиңа ихахай да михахай, юма тел үзеңдә, – дип, Фаяз ризалыгын белгертеп кулын селтәде. Х.Камалов. Юма телләнү Ягымлы итеп, кемгәдер ярарга тырышып сөйләшү. Китек каш «йолдызлар да көнләшәдер әле сездән» дип, бик юма телләнеп, сөйләнеп бара. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә