Ю’Л-ЮЛ с. 1. Буй-буй, юллы, сызыклар төшкән, тасмалар сузылган. Тегермән дамбасы өстендә киң кара фуражка кигән мәһабәт бер ир күренде. Күкрәгендә – юл-юл тельняшка. Казан утлары. [Өстендәге] Юл-юл күлмәкләр, сырган телогрейкалар арасында аның --- кара ефәк жилеты сөлек сырты кебек ялтырый иде. Казан утлары

2 . рәв. мәгъ. Буй-буй булып, тасмалар рәвешендә. Тау битендә юл-юл җәелеп ята Иген кырлары. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә