ЮЛЫКТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. юлыгу ( 1, 3 мәгъ.). Рәшитнең җитди сынаулары самолётка утыру белән тәмамланмый, автор аны ачы буранга юлыктырып, үлем белән күзгә-күз очраштыра. Татар әдипләре

2) Юнәлтү, юнәлеш бирү, берәр юлга кертеп җибәрү, юлату. Дусныүзгә, дошманны (ялган) эзгә юлыктыр. Мәкаль

3) Дучар итү. Алар [шигырь юллары], фикер мәгънәләрен читкә куймыйча, укучыны ык-мыкка юлыктырып азапламый, аны тотлыктырмый, гомумән, сокланырлык дәрәҗәдә төзек, ыспай итеп язылган. К.Гыйззәтов. «Хөррият этабы» мәдәни яңарышы көннәрендә, йөз илле еллар, царизм бууы чиренә юлыктырып, буып тотылган газетачылык эшен заманча югарылыкта эзгә салу бурычы күз алдына калка. М.Гайнетдин

4) Бергә итү, кушу, кавыштыру. Кызның яры кырыктыр, Ише чыксаюлыктыр. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә