ЮЛЫГУ ф. 1) Берәр кешегә яки берәр нәрсәгә очрау, туры килү. Тамчыдан качкан явымга юлыгыр. Мәкаль. Яман белән юлдаш булсаң – ярга егылырсың, яхшы белән юлдаш булсаң – малга юлыгырсың. Мәкаль. Юлда барганда, бер Гамир атлы гарәп юлыгып, боларга юлдаш булды. К.Насыйри

2) Берәр хәлгә тап булу, эләгү, тару. Ленар, әрәмәлектән каршына бормаланып төшеп килгән бу тасмага карап, дөресрәге, аның сихри-зәхмәти шаукымына юлыгып, баскан урынында катты да калды. Г.Гыйльманов. Кеше хакына керү барыбер кайчан да булса фаш ителә һәм харам җыйган барыбер казага юлыга. М.Мирза

3) Кагылып узу, юл уңаена кереп чыгу. [Миләүшә] Базарда булды, кайтышлый гастрономга керде, икмәк кибетенә юлыкты. И.Гази

4) Барып җитү, адресат кулына керү (мәс., хат). Мәгълүм булсын, гыйнварның унында сиңа хат язган идем, шаять, юлыгып алгансыңдыр. Ш.Мөхәммәдев. Җавабән язган хатың юлыкты. Ш.Әхмәдиев

Юлыга бару Торган саен ешрак юлыгу. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышларында мондый хәлләргә елдан-ел күбрәк юлыга барабыз. Маяк

Юлыга башлау Юлыгырга тотыну. Нишләптер аның әле яңа ярылган бөре кебек кенә гомере инде төрле ярамыйларга юлыга башлады. З.Мурсиев

Юлыгып кую Кинәт юлыгу. Йөри торгач, бәлки, Мусаның дәфтәрендә күрсәтелгән кешеләрнең берәрсенә яки аларны белгән кешеләргә юлыгып куяр. Г.Әпсәләмов. Хатыныңны мөселман диненә күчереп, муенындагы тавык тәпиен алып ташламасаң, яман хәлләргә юлыгып куюың бар. М.Хәбибуллин

Юлыгып тору Һәрвакыт, гел юлыгу. Корабның – илнең җил-давылларга юлыгып торуының шаһиты – лирик герой – киләчәккә ачынып карый. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә