ЮЛСЫЗЛЫК и. 1) Юллар булмау, юл салынмау хәле. Балачакта иң үзәккә үткәне – юлсызлык --- авылга кайту һәм кире китә алмыйча газапланулар булды. Р.Миңнуллин

2) Юл төшмәгән чак, юл өзелгән вакыт. Буран басылса да, юлсызлык җанга тия башлады. Р.Батулла. Озакламый кыр-калкулык һәм чокыр-чакырлыклар, кар катыш пычракка батты һәм юлсызлык башланды. Ш.Шәйдуллин

3) күч. Чарасызлык, билгесезлек, аптыраш. Бу авыр хәлдән, бу юлсызлыктан чыгуда төп ярдәмчем Гаяз булды. М.Әмир

4) күч. Азгынлык, бозыклык, начар юл. Без, Мансур агай, надан, кара халык. Без монда шул каралык белән сугыштан куркып кына җыелган идек, ә соңыннан, үзебез дә белми, юлсызлыкка кереп киттек. Һ.Такташ. Ә цивилизациялелектән чигенү, торгынлык черүенә чумып тотрыклану бездә кешелектән маймыллыкка кайту юлсызлыгына чыгуны хәтерләтә. М.Гайнетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә