ЮЛСЫЗ с. 1. 1) Юлы булмаган, юл салынмаган. Юлсыз җирдән саз ерып барырга туры килде... В.Гали

2) Юл өзелгән, йөрерлек булмаган. Вакыйгаларның 1773 елның зәһәр салкынлы кышкы, юлсыз айларында баруын да, башкорт каһарманының [Салават Юлаевның] бу вакытта яралы булуын да – һәммәсен исәпкә алу кирәк иде. В.Имамов. Табигатьнең карлы-буранлы, җилле-яңгырлы юлсыз көннәрен җиде яшьлек сабый җилкәсе күтәрергә, сынатмаска, чыдам булырга өйрәнгәндер. Г.Шәйхи

3) күч. Юлдан язган, азып-тузып йөргән, бозык. Юлсыз адәмнәргә Тугрылыкны һаман өйрәттем. Г.Сөнгати

4) күч. Сөйләмендә һәм гамәлләрендә эзлеклелек булмаган, итагатьсез, тәрбиясез. Ул кеше әйтте: – Бу нинди юлсыз сүз?! Бу нинди ярамас эш? Мин яхшылык итеп сине уттан тартып чыгардым, син мине чагарга телисеңме? Ибн әл-Мөкаффаг

2. рәв. мәгъ. Юлдан башка, юл эзләп тормыйча. Тагы шундый ук юлсыз, сукмаксыз барып, авылның читенә җитте. Г.Ибраһимов. Җилгә каршы юлсыз атладым. Казан утлары

3. и. мәгъ. 1) Юлдан чыккан, юлын югалткан кеше. Мәрхүм әбисе әйтә иде: «Һәр сөюнең үз йолдызы бар. Адашканнарга, юлсызларга шул йолдыз юл күрсәтә», – ди торган иде. Г.Гыйльманов

2) Азгын, законга, кабул ителгән тәртип-кагыйдәләргә буйсынмый торган кеше. [Аксәет Идегәйгә:] Остаз хакын таптадың! Мал бастың, җыен азган-тузган, җыен юлсызга баш булдың. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә