ЮЛЛЫК III и. Мич куышлыгыннан морҗага кадәр булган төтен юлы. Төтен алга килми, ялкын да, артка кайтарылып, мич көймәсен ялмап, юллыкка кереп китә иде. Казан утлары ◊ Юллыкка кычкыру Төтен юллыгына кычкырсаң, Тәңрегә ирешә, имеш, дигән ышану нигезендә барлыкка килгән ырым: берәр кадерле, изге теләгеңне яисә үлү-туу хәбәрен юллыкка әйтү. Хәзер аның әнисе коймак пешерәдер, юллык тишегеннән табагачын сузган да: «Вәлишә бәпкәм, кайт, коймак пешердем», – дип кычкырадыр. Т.Гыйззәт |