ЮЛЛЫК I и. 1. 1) Юлга, сәфәргә билгеләнгән акча һ.б. нәрсәләр. Эченнән: «Бу мөсафир инде өенә кайтырга юллык өчен миннән бераз ярдәм сорый торгандыр», – дип уйлады. Г.Камал 2) иск. этн. Кәләш янына кияү булып килгән кешедән сорап алына торган бүләк, күчтәнәч. Кияү юллыгын гына күбрәк ал! Г.Исхакый 2. с. мәгъ. Юлга җитәрлек, юлга билгеләнгән. Соңгы сүзне Василий Фомич әйтә: – Кем тели – бәйләп тотучы юк, юллык ризык та алсыннар. А.Тимергалин. Олы абый, онытмагансыңдыр, сугыш беткән елларны сәфәрләреңне мин дә хуплый идем. Юллык акча биргән чакларым да булды. А.Гыйләҗев |