ЮЛЛЫ с. 1) Юллар сызылган, сызыклары булган. Аның киң нурлы йөзе, бик аз чал кергән түгәрәк сакалы, кара юллы ак чапаны, бик шомалап чалган һәйбәт чалмасы, ничектер, һәммә кешедә җылы бер илтифат уйгаттылар. Г.Ибраһимов

2) Юл салынган, йөрерлек хәлдәге юлы булган. Көненә ничәшәр мәртәбә аның күз алдына килә ич ул такыр таш урамлы, карсыз, чиста юллы, кешеләре һәрдаим базар көндәй гөжләп торган шәһәрчек... Л.Хәмидуллин

3) Алда күрсәтелгән санча юллары булган. Бу очракта мин дүрт юллы халык җырының никадәр күп хикәя сюжеты тудыра алу көченә-кодрәтенә, аның киң иңле, озын буйлы һәм тирән эчтәлегенә басым ясарга тырыштым. М.Хуҗин

4) күч. Юньле, җайлы, ипле. Гатаулла абзый болай бик әйбәт, юллы, ипле кеше иде. Ш.Еникеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә