ЮЛЛА’У II ф. 1) Юл йөрү, юл үтү. Хатыннар, көянтә-чиләкләрен асып, ат эчерергә суга йөгерәләр. Монда да үзенә күрә ярыш ---. Кая инде Гөлбануга җитәргә! Мәгъмүрә бер юллаганчы икене китерә, бер басканчы өчне баса! Казан утлары

2) Үтәргә мөмкин булган урынны табу, юл табу. [Партизан] Күкрәк ярасын Кысып тоткандыр, Ә шулай да кан Бармак арасын юллап аккандыр. Ш.Маннур

3) Үтенеч белән мөрәҗәгать итү, нәрсә дә булса сорау. Спектакльләр куйдыру өчен, Даут бәй жандрам идарәсеннән рөхсәтләр юллап, оештыру эшләрен оста эшли торган булып китә. Р.Батулла. Чөнки тәрәзә йөзлекләре юллап килүчеләр әледән-әле үзләренең кем улы, кем кызы һәм кайсы тармактан, кайсы чыбыктан Гыйлемханнарга кардәш тиешлекләре турында да җиткерергә онытмыйлар иде. Р.Мөхәммәдиев

4) Кемне яки нәрсәне дә булса эзләп табу, эзләп йөреп булдыру, хәстәрен күрү. Икенче көн иртән иртәрәк торып, [Габдерәүф] завферманы юллап китә. К.Кара. Райбашкармага барып, өй салдыру өчен, агач юллап кайттым. В.Нуруллин

5) Таләп итү, даулау. Без тик, сезнең битлекләрне ертып, Тыныч яшәү хакын юллыйбыз. Ә.Ерикәй

Юллап бетерү Тулысынча, барысын да юллау. Йомышларын көнендә юллап бетерә алмасалар, безгә кунарга керәләр. А.Хәсәнов

Юллап йөрү Әле, хәзерге вакытта юллау. Тегенең йомыш юллап йөрүе кыяфәтенә чыккан. А.Гыйләҗев

Юллап карау Юлларга омтылу. Сине 1938 елдан белгәнгә күрә, үз җаваплылыгым астында, Төркиягә барырга рөхсәт юллап карармын. З.Хәким

Юллап тору Һәрвакыт, гел, даими юллау. Тирәкләрнең җиргә кадәр иелгән ботаклары рәхимлек, шәфкать, мәрхәмәт юллап торганы --- һәркемгә күренә. Б.Рәхимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә