ЮЛЛА’У I ф. 1) Кая булса да җибәрү, озату. Атабай мордарны дарга элеп куясы урынга Нугайга юллап, Мәскәүгә качырды. Р.Батулла. Аннары Хәмбәл күбесенчә суварлылардан хасил ике мең газине Саксин каласына юллады. В.Имамов

2) Күндерү, җибәрү, тапшыру. Котылулары өчен изге бөек аллаларга рәхмәт юллап җиргә егылдылар. Н.Фәттах. Җәлладлар хасил булган очракта, елдам хәбәр юлларга онытмагыз... В.Имамов

3) Юнәлешне күрсәтү, юнәлтү. Ул арада кара киемле, караңгы чырайлы, телсез надзирательләр, ым белән генә юллап, мине тар тимер баскычлардан төрмәнең югары катына алып менеп киттеләр. И.Салахов

Юллап тору Һәрвакыт, гел, даими юллау. Һәрбер сәрдар биш көн саен солтан галиҗәнаплары тарафына чапкын юллап тора. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә