ЮЛЛАНУ II ф. Юл-юл булып тору, юллар ясалу. Былтыр су коендырып кайткач, йонының өстендә кояш уйнап йөри торган, сыртлары беленми торган атларның да кабыргалары юлланып, саналып тора. Г.Исхакый. Тулган айдан нурлар агла ак көмештәй юлланып, Күрнә кырлар һәм дә таулар, балкып, иркен, моңланып. Н.Исәнбәт Юлланып тору Әле, хәзерге вакытта юлланып күренү. Кыш көне болытлар юлланып торса – аязга. Сынамыш |