ЮЛЛАНУ I ф. 1) кайт. юн. к. юллау I. Владимир каласына икенче мәртәбә юлланган Дәүләтьяр кайтып төште. В.Имамов 2) төш. юн. к. юллау I. Бу хат бүгенге бөтен татар язучыларына да юлланган бит. М.Вәли-Барҗылы. Рәнҗешләрнең кайда һәм ни өчен юлланганын карчык белә иде. М.Кәбиров 3) диал. Берәр якка китү; юлга чыгу, сәфәргә юнәлү. Хәйбулла, сызгырына-сызгырына, абзар ягына, малларын карарга юлланды. Ш.Камал. Июнь азагында Уфага юлланды Зөбәрҗәт, нәнәсе аны урамга чыгып озатып, таягына таянган килеш, күздән югалганчы карап калды. Х.Мөдәррисова |