ЮЛЛАМА и. 1) Берәр кешене кая да булса билгеләүне яки юнәлтүне белдергән рәсми документ; русчасы: путёвка. Гаиләсе белән барып ял итәр өчен, шифаханәгә юллама бирделәр. А.Нәҗми. Бер группада укыган, бер бүлмәдә торган егетләрем берәм-берәм каникулларга таралыша, эшкә юллама алган районнарына таба таралыша башладылар. А.Хәсәнов

2) Дөрес юлга юнәлтү өчен бирелгән үгет-нәсыйхәт, фатиха. Миңа киң иҗат мәйданына башлап юллама биргән кеше зур талантлы шагыйрь Шәехзадә Бабич үзе булган икән! Н.Исәнбәт. Китапның күпчелек хикәятләре менә шундый шартларда яшәргә күнектерү, ә инде андый хәлләргә тарыганда, иленә, йортына лаеклы яшәргә юллама – юнәлеш күрсәтүгә әйләндерелә кебек. М.Гайнетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә