ЮЛДАШЛЫК и. 1) Юлдаш булу сыйфаты. Ат – юлда, кеше юлдашлыкта сынала. Мәкаль. Нәфрәтләнгән кеше белән юлдашлык, әлбәттә, мөшкелдер. Г.Ибраһимов 2) күч. Янәшә, параллель рәвештә бару яки дәвам итү, ярашу күренеше. Бу ике башлангычның юлдашлыгы метод һәм стильләр структурасында һәрвакыт күренеп торды. Казан утлары |