ЮЛДА’Ш ИТҮ ф. 1) Берәүне юлдаш буларак үзе белән алу, кем белән булса да бергә юлга, сәфәргә чыгарга алыну. Дусларыннан Харҗә бин Синан дигән кемсәнәне үзенә юлдаш итеп, Әвәс шәһәре тарафына киттеләр. К.Насыйри. Бөре суы буендагы карьяләрнең береннән бер итекче мөселманны үзенә юлдаш итеп, Хиҗаз сәфәренә рәван улды. Г.Камал 2) Берәү белән никахка керү, хатынлыкка яки ирлеккә алу. Җир җимертеп эшләгән кешене кем генә тормышта үзенә юлдаш итмәс икән?! Р.Кәрами 3) күч. Юлга чыккан, нинди дә булса эш башлаган кешегә, гомумән тормышта уңыш теләп фатиха бирү, яхшы теләк теләү. Ходай Тәгалә аңа киләчәктә исәнлек бирсен, илһам дулкыннарын юлдаш итсен! Х.Миңнегулов. Ходай Тәгалә Сезгә иминлек, сәламәтлек, уңышлар юлдаш итсен. Г.Шәйхи 4) күч. Нинди дә булса сыйфат, фигыль, гамәл, күренеш белән ярашу, үзеңдә булдыру. Аның җырлары рухыбызны сафландыра, җаныбызны дәвалый, ул җырларны ничә буын үзенә юлдаш итте... Г.Зәйнашева. Табигатьне, чисталыкны яраткан, намуслылыкны үзенә юлдаш иткән Барый башкалардан да шуны таләп итә. Л.Минһаҗева |