ЮЛДАШ и. 1) Бер-берсенә карата: юлга бергә чыккан, сәфәрдә бергә йөргән кешеләр. Юргалы белән юлдаш булма. Мәкаль. Әйткәнемчә, миңа зиратка барырга юлдаш кирәк. Б.Рәхимова. Мондый юлдаш белән ерак юлга ныклы әзерлек белән чыксаң да таманча гына әле. А.Хәсәнов

2) Иптәш, дус, шәрик. Ирне юлдашына карап таныйлар. Мәкаль. Юлдашлары да шундый ук көчле шәхесләр булды. Аларның сөйләшүләрен тыңлау үзе бер гыйлем дөньясына сәяхәт иде. А.Әйделдинов

3) Әйдәп барырлык кеше; көрәштәш, мәсләктәш, теләктәш. Тик бу эшкә безгә бер чын-чын гаярь юлдаш кирәк, Кем ярый? Күрсәтегез, башлык итәрдәй баш кирәк! Б.Мирзанов

4) күч. сир. Никахлы ир яки хатын. Яраткан кешесенә файда китерергә әзер тору, фидакярлек, тугрылыклы юлдаш булу, хезмәте белән сөйгәненең яшәешен бизәргә омтылу бу хатынга карата хөрмәт уята. А.Әхмәдуллин

5) күч. Юлга чыккан, нинди дә булса эш башлаган кешегә ярдәм итәрлек сыйфат, гамәл, күренеш яки фатиха, теләк. Хәерле сәгатьтә, үзеңә изге гамәлләр юлдаш булсын, олан... В.Имамов. Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа, Бәхеткәең булсын гомерлек. В.Хәйдәрова

2. с. мәгъ. Юлда, сәфәрдә бергә булган. Юлдаш агайларым уңышлы сәүдә иттеләр. А.Тимергалин. Якыннан белгән, аралашкан, ризык бүлешкән, балыкка барган, сунарга йөргән юлдаш иптәшләре, сердәш көрәштәшләре, мөгаен, аның бу мактаулы сыйфатларына тагын ни дә булса өсти алырлар иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә