ЮЛБАШЧЫЛЫ’К ИТҮ ф. 1) Юл күрсәтү, алдан ияртеп бару. Ригстанда миңа юлбашчылык иткән кешедән бер мәгълүмат та ала алмыйча, Ригстаннан чыктым. З.Бигиев

2) Җитәкләү, оештыру, юнәлеш бирү, башлап йөрү, эш башында тору. Бу хәерле эшне кулына алганы өчен вә балаларга дини тәрбия кертүдә юлбашчылык иткәне өчен, «Хатын-кыз җәмгыяте хәйриясе»нә рәхмәтләр укымый хәлемез юктыр. Г.Исхакый. Төшеңдә сарык көтүчесе булсаң, бәклек һәм юлбашчылык итәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә