ЮЛБАШЧЫЛЫК и. 1) Юл күрсәтеп бару эше, юлбашчы ( 1 мәгъ.) шөгыле. Кәрван юлында юлбашчылык белән шөгыльләнү

2) Юлбашчы вазифасы, оештыру, юнәлеш бирү эшчәнлеге. --- журналистлык һәм революционерлык белән консервативлыкның синтезы, юлбашчылык сәләте – миңа да хас сыйфатлардыр. Г.Акыш. Киеренке шартларда дини юлбашчылык вазифасын башкару Гыйззәтулла хәзрәткә, әлбәттә, авыр булган. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә