ЮЛБАШЧЫ и. 1) Юл күрсәтүче кеше. Ригстанны тамаша итәргә киттем. Миңа бер юлбашчы бирделәр. 3.Бигиев

2) Эш башында торган кеше, әйдәп баручы, юнәлеш бирүче кеше; җитәкче, башлык. Алар 622 елда хаҗга килгәч, Мөхәммәд пәйгамбәргә бәйгать китереп, аны үзләренең юлбашчылары һәм остазлары итеп таныйлар. А.Тимергалин. Ул [Канзафар] санаулы көннәр эчендә үз кул астына яңа отряд туплый һәм июль башында Ногай юлындагы фетнәчеләрнең юлбашчысына әверелә. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә