ЮЛБАСАР и. 1) Юлаучыларга һәм юлчыларга һөҗүм итеп, малларын, байлыкларын талау белән шөгыльләнүче җинаятьче. Риваятьтә патша Михаил Фёдорович заманында монда үтә явыз хатын Дунька юлбасар качып яткан дип сөйләнә. А.Тимергалин. Вак-төяк малга кызыккан угрының кулын кисәләр, сәүдәгәрне талаган юлбасар шундук башсыз кала. В.Имамов 2) Гомумән урлау-талау белән шөгыльләнүче кеше, кораллы карак. Син минем үткер хәнҗәр тотып, юлбасар булып тар тыкрыкка чыгуымны көтәсеңме әллә? А.Гыйләҗев. Ә тегеләр очраклы хулиганнар гына түгел, урлашу-талау белән күптән шөгыльләнүче тәҗрибәле юлбасарлар булырга кирәк: шәп сугышалар, аяктан егарга тырышалар Нурулланы. В.Нуруллин 3) күч. Илбасар, баскынчы. Юлбасарлар таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм. Ф.Кәрим 4) күч. Хыянәтчел кеше, хаин. Ояты юк, сатлык юлбасарның Бүген менә йөзе ачылды. Һ.Такташ 5) күч. Мал-туарга зыян салучы ерткыч хайван. [Коллилар нәселеннән булган этләр] Кирәксә, бүре дигән юлбасар белән бугазга-бугаз килергә дә куркып тормыйлар алар. А.Хәсәнов |