ЮЛБАРЫС и. 1) Мәчечәләр семьялыгыннан йомры башлы, җирән төстәге өслектә аркылы кара буй-буй юллары булган тиреле, бик көчле эре ерткыч хайван. Эт, бергә булса, юлбарыска өрә. Мәкаль. Иреккә чыккан юлбарыс, арысланнарны кабат читлек эченә кертеп булмый. В.Имамов 2) күч. Бик көчле, кызу яки усал, явыз кеше. Йөзенә ерткыч юлбарыс төсе чыккан, күзен кан баскан, җиңенә фин пычагын тыккан да, син – провокатор, дип өстемә ташланды ич! Г.Ибраһимов ◊ Юлбарыс кебек (төсле, шикелле, рәвешендә) 1) Юлбарыстай көчле, елгыр һәм ярсу (кеше тур.). [Барс, Юлбарыс исемнәре] Ир бала юлбарыс кебек көчле булып үссен дигән теләктән чыгып кушылган. Р.Безертинов; 2) Көчле, кыю рәвештә. – Яле, я, я! – диде ул, Фәләхкә таба баласын яклап һөҗүмгә күчкән ана юлбарыс шикелле ыргылып. В.Нуруллин |