ЮЛӘ’Ү ф. диал. 1) Тегү, җөйләү. Кечкенә чакта [әни] барыбызга да бишмәтенә, түбәтәенә, бүрегенә, бияләенә чаклы үзе юләп кигезә иде. Г.Толымбай
2) Дәвамын ялгау, өстәп тегү. Өстемдәге киҗеле күлмәгем – Кештәгенә комач юләдем. Җыр