ЮЛӘРСЕТҮ ф. 1) Юләргә санау, юләр дип уйлау. Ләкин ул мине бераз юләрсетә, һаман да бер-бер җиремнән көлке табып мыскыллый, «вакытсыз» картайган, ди, бабай, ди. Ш.Камал. Чынлап та, аның шигырь язучы кешеләргә юләрсетеп каравы йөзенә чыккан иде. Ф.Җамалетдинова 2) Юләр сыман итү, юләргә әверелдерү. Ышанмасаң – сына утта, суда, – Юләрсетмә биреп тик шөһрәт. Н.Гамбәр Юләрсетеп җибәрү Кинәт юләрсетү. Бәхет тә кайчак кешене юләрсетеп җибәрә икән. Г.Әпсәләмов |