ЮЛӘРЛЕК и. 1) Юләр булу сыйфаты, хәле. Менә инде көне буе шуны саклап утыр, әгәр гомер буена шул юләрлегендә булса, аның белән ничек торырсың? Г.Камал 2) Юләрләрчә, уйламыйча эшләнгән эш, кыланмыш, әйтелгән сүз. Кем белә, бәлки, ул әле дә теге чактагы юләрлеге өчен үкенеп, Хәмидә апаны сагынып-саргаеп яши торгандыр. В.Нуруллин |