ЮЛӘРЛӘНҮ ф. 1) Юләргә әйләнү, исәрләнү, акылдан язу. Шушы хәлдән соң [Сена елгасында чалкан яткан эт – Кокотканың үләксәсен таныгач] Франсуа юләрләнә... М.Хуҗин. Тилебәрән орлыгы ашап, өч малай юләрләнде. Р.Батулла

2) Ялгыш гамәл кылу, ахырын уйламыйча эшләү. Бу чәчәкләрне күргәч, тагын Рабиганың, юләрләнеп, мине калдырып китүе исемә килеп төште. Г.Рәхим. – Юләрләнеп, укуыңны ташлый күрмә, Гафиятулла, – диде [Сөембикә]. Р.Газиз

3) Үзен җитди тотмау, җитдилеген югалту; табигый булмаганча кылану, шаяру, маймыллану. Ирина, коеп яуган яңгыр астында калып, такмаклый-такмаклый, бии-бии, башта берүзе генә юләрләнде. Казан утлары

Юләрләнә башлау Юләрләнү билгеләре күренү. Кайтып керә дә, бишектәге нарасыйны кулына алып, юләрләнә башлый: иреннәрен бөрештереп сызгырган була, бүлмә буенча әйләнеп бөтерелеп йөри. Э.Касыймов

Юләрләнә язу Чак кына юләрләнми калу. Ханым, авыр кайгыдан юләрләнә язып, ашкынып больницага килеп керә. З.Мурсиев

Юләрләнеп алу Бераз, берара, кыска вакыт арасында юләрлек күрсәтү. Адәм баласына бер юләрләнеп алу ярый анысы. Р.Бәшәр

Юләрләнеп бару Акрынлап, аз-азлап юләрләнү. Кеше дигән олуг затларның кайберләре әллә бөтенләй юләрләнеп баралармы дип уйлыйм мин еш кына. А.Хәсәнов

Юләрләнеп бетү Тәмам, бөтенләй юләрләнү. Хатыны Гөлҗиһан, иренең юләрләнеп бетүенә ышанып бетмәсә дә, аның белән тормау, бүтән иргә чыгу турында уйлый, приказчик Мөхәммәтҗан да «абыстай әле артык карт түгел, акчасы булса, аның белән торырга мөмкин», – дип уйлый. Г.Җәлилова

Юләрләнеп йөрү Әле, хәзерге вакытта юләрләнү. Шулай да кире борыласы итмәде – берәрсе күреп торса, нигә юләрләнеп йөри икән авыл советы рәисе, дип бәяләве мөмкин ич. М.Хуҗин

Юләрләнеп китү Кинәт, нинди дә булса берәр сәбәп белән юләрләнү. Йә гел шул әҗәт турында уйланып йөреп юләрләнеп китәрсең. Ф.Яруллин

Юләрләнеп кую Кинәт, көтмәгәндә юләрләнү. Музыкасы да башта әллә кайчангы хәлләрне яңартып шашындырды да, юләрләнеп куймагае бу тагын дип, шып туктап калды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә